Татарстанның атказанган юристы Арлат Аббасов вафат
РФ прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган юристы һәм Россия Федерациясе прокуратурасының атказанган хезмәткәре Арлат Аббасов 68 яшендә вафат булды, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Арлат Аббасов 1954 елның 5 октябрендә туган. Хезмәткә 1981 елда Казанның Вахитов районы прокуратурасы тикшерүчесе сыйфатында керешә.
Ул җинаять эшләре буенча суд карарларының законлылыгын күзәтү һәм ТР күзәтчелек ведомствосы тарафыннан судларда җинаять эшләрен карауда прокурорларның катнашуын тәэмин итү идарәсен җитәкли.
2017 елда, отставкага чыкканчы, ул ТР прокуратурасының җинаять-суд идарәсе җитәкчесе булып эшли.
Арлат Аббасов «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм I дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» билгесе белән бүләкләнә.
Арлат Аббасов белән хушлашу иртәгә, 6 августта, 12.00 сәгатьтә Николай Ершов, 25 адресы буенча Арча зиратындагы чиркәүдә узачак.