Белоусов дрон очыртучы 14 яшьлек операторны Миңнеханов белән таныштырырга вәгъдә бирде
Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов «Архипелаг 2023» проект-белем бирү интенсивында дроннар ярышында җиңгән Татарстан вәкиле – 14 яшьлек Булат Нургалиев белән аралашты һәм аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән таныштырырга вәгъдә итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
«Чемпионнарның берсе – 14 яшьлек энтузиаст, ул барысын да үз куллары белән эшли. Нинди приз булса, барысын да җыеп бетерде, – диде журналистларга вице-премьер. – Аны, һичшиксез, Рөстәм Нургалиевич белән таныштырачакмын. Рөстәм Нургалиевич моңа шат булыр дип уйлыйм».
Белоусов билгеләп үткәнчә, аның «килештек алайса?» дигән соравына үсмер уңай җавап биргән һәм ул сентябрь аенда Татарстан Рәисенең яшь җиңүче белән очрашуын оештырырга ниятли.
«Архипелаг 2023» проект-белем бирү интенсивы Новосибирскида 7 августка кадәр уза. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Казаннан 14 яшьлек Булат Нургалиевның Россиядә дроннарның иң яшь операторы булып танылуы хакында хәбәр иткән иде.