Марат Хөснуллин: Мәскәүдән Казанга кадәр М12 трассасы төзелеше тәмамланды диярлек
М12 Мәскәү - Казан трассасы төзелеше тәмамланды диярлек, дип белдерде РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин бүген төзелеш тармагын үстерү буенча Президент Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә.
Хөснуллин бүген Идел аша күпер төзелеше тәмамлануы турында билгеле булуын әйтте һәм бу вакыйганы «бик әһәмиятле» дип атады.
«Димәк, бездә хәзер Мәскәүдән Казанга кадәр бөтен трасса тоташтырылган. Асфальт саласы гына калды. Һәм без 20 декабрьдә, вәгъдә иткәнчә, бөтен трассаны төзеп бетерәчәкбез. 5 сентябрьдә Арзамаска юл сала башларга әзербез», - дип планнары белән уртаклашты вице-премьер (ТАСС буенча цитата).
М12 автомагистрален Екатеринбургка кадәр 2024 елга, аннан тагын Төмәнгә кадәр озайту планлаштырыла, дип искәртте Хөснуллин.
Күперне ачуда ул бүген объектка үзе килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә видео конференция элемтә форматында катнашты. Күперне планлаштырылганнан бер ай алдан төзеп бетерәләр. Вице-премьер күпернең Казан янында Иделнең бөтен уң ягы инфраструктурасын үстерүдә мөһим роль уйнаячагына ышана.