Миңнеханов «Архипелаг-2023» пилотсыз авиация ярышларында катнашучылар белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Архипелаг-2023» пилотсыз авиация буенча илкүләм ярышларда җиңгән татарстанлылар белән очрашты. Очрашуда проект-белем бирү интенсивында пилотсыз очу аппараты операторлары арасында иң яше булган Булат Нургалиев катнашты, дип хәбәр итә ТР җитәкчесе матбугат хезмәте.
Сигезенче сыйныф укучысы Булат Нургалиев Рөстәм Миңнехановка 11 яшеннән пилотсыз авиация белән мавыгуын һәм шул ук вакытта үзенең беренче дроннарын җыя башлаганын сөйләде. «Мин пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча компетенция тәкъдим итәм, — дип аңлатты Булат Нургалиев. - Бу бүгенге хезмәт базарында бик кирәкле иң катлаулы компетенцияләрнең берсе. Хәзер үк миңа төрле федераль компанияләрдән хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр килә, әмма минем киләчәк планнарым Татарстан белән бәйле».
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан командасы җитди конкуренция шартларында җиңү яулаган. Ярышларда илнең 85 төбәгеннән 1,6 мең кеше катнашкан. «Әмма шуңа да карамастан, сез бик лаеклы чыгыш ясадыгыз. Без сездән яңа җиңүләр көтәбез һәм сезгә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез», - дип белдерде Миңнеханов.
Ул Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Россия Ворлдскиллс) белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне аерым билгеләп үтте һәм аның генераль директоры Роберт Уразовка рәхмәт белдерде.
Очрашуда катнашкан Уразов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча пилотсыз авиация буенча ярышларның ел саен уздырылачагын сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан командасына 14 укучы һәм студент керде. Алар 22 дисциплина буенча 13 алтын, 9 көмеш һәм 7 бронза медаль яулады.