Татарстанда ел башыннан алып каршы як полосага чыгу аркасында 50 кеше һәлак булган
Татарстанда 2023 ел башыннан алып каршы як полосага чыгу аркасында 50 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, каршы як полосага чыгу сәбәпле барлыгы 157 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 50 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 244е зыян күргән.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда, йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә, җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Фаҗига Азнакай районында теркәлгән. Ачыкланганча, Kia Rio автомобиленең йөртүчесе имин тизлек сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм DAF FT автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Kia Rio автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры шунда ук һәлак булган.
Ведомствода искәртүләренчә, каршы як полосага чыгар алдыннан моның нәрсә белән тәмамланачагын уйларга кирәк. Кагыйдә буларак, тизлекнең югары булуы тагын да аянычрак нәтиҗәләргә китерә.
Моннан тыш, алда барган автомобильне узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 5000 сум күләмендә штраф каралган яки 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Кагыйдәне кабат бозган өчен 1 елга «права»ны алалар.