Камал театры Марсель Сәлимҗановның туган көненә «Игезәк» спектаклен чыгара
![Камал театры Марсель Сәлимҗановның туган көненә «Игезәк» спектаклен чыгара](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/photo/2023/8/10/0bab5a949ce17eab2ac49a8037d47380.jpg)
Камал театры Марсель Сәлимҗановның туган көненә «Игезәк» спектаклен чыгара. Спектакль Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы нигезендә эшләнә.
«Без 2002 елдан бирле Марсель Сәлимҗанов туган көнендә спектакль чыгарабыз. Быел без Ркаил Зәйдулла җиде еллап элек театрга алып килгән әсәренә алынырга булдык. 7 ноябрьдә без аны, ниһаять, сәхнәгә менгезәбез», диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында театр сезоны ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә.
Ул тарихка нигезләнгән, бик җитди, катлаулы әсәргә алынуларын ассызыклады. Әсәрнең бүгенге көнгә бик актуаль булуын билгеләп үтте.
«Сезонны «Көзге кайтаваз» кебек җиңел әсәр белән тәмамладык, август аенда чыгачак «Ситса туй» да җиңел. Шуңа репертуарда җитди әсәр булсын дип уйладык», - диде Фәрит Бикчәнтәев.
Спектакльне Фәрит Бикчәнтәевның укучысы Рамил Гәрәев куя.
- Күренекле режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә – 7 ноябрьдә театр сәнгате өлкәсендә уңышка ирешкән сәнгать әһеләренә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы була.
- Камал театры 118 нче сезонын 18 август көнне легендар «Зәңгзр шәл» спектакле белән ача. 25, 26, 27 августта сезонның беренче премьерасы көтелә – Айдар Җаббаров Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Ситса туй» спектаклен чыгара.