Равил Әхмәтшин «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнде
ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия саклану министры карары белән хәрбиләргә ярдәм итүдә һәм махсус операция бурычларын үтәүдә күп тапкырлар теләктәшлек күрсәткәне өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнде. Бу хакта вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, Әхмәтшинга әлеге бүләкне Коры җир гаскәрләре башкомандующиеның беренче урынбасары, Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин шәхсән үзе тапшырган.
«Бүген миңа РФ саклану министры исеменнән махсус хәрби операция зонасындагы безнең гаскәрләргә күрсәткән ярдәмегез һәм булышлык күрсәтүне әле дә дәвам иткәнегез өчен шушы медальне тапшыру хокукы бирелде. Ул безнең уртак җиңүебезгә керткән өлешегез өчен тапшырыла», - дип искәртте Лапин.
Әхмәтшин әйтүенчә, махсус операциянең беренче көннәрендә үк Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә Россия солдатларына ярдәм итәргә атлыгып торган кешеләрнең тулы бер төркеме җыела.
«Күптән түгел Кара диңгез флотыннан кайттык, анда флот җитәкчелеге, матрослар белән очраштык, аларга беренче чиратта кирәкле әйберләр һәм күчтәнәчләр алып бардык. Һәм, әлбәттә инде, безнең сәфәрләр һәм очрашулар дәвам итәчәк», - дип ышандырды Әхмәтшин.
2022 елның февраленнән бирле Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхсән хуплавы белән махсус операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән, Саклану министрлыгы белән килештереп, 20гә якын акция үткәрде. Татарстан һәм Мәскәү меценатлары, бергәләп 1 мең тоннадан артык гуманитар йөк җыеп, сугыш хәрәкәтләре барган урыннарга илтеп тапшырды.