Алексеевск районында Чулман елгасында 18 яшьлек егет батып үлгән
Алексеевск районында Чулман елгасында ир-ат батып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Урынга килгән 3нче зона-коткару отряды водолазлары ярдан 100 метр ераклыкта 5 метр тирәнлектә 18 яшьлек егет мәетен табып алганнар.
Якынча фараз буенча, бәхетсезлек очрагының сәбәбе һава һәм су температурасы аермасы аркасында көзән җыеру булырга мөмкин яки йөзүченең ярга кадәр йөзеп чыгарга көче җитмәгән.
Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Егет йөзү өчен җиһазландырылмаган урында су коенган.