Калининград өлкәсендә Су-30 самолеты һәлакәткә очраган
Калининград өлкәсендә кешеләр булмаган урында өйрәнү очышлары вакытында Су-30 самолеты һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Агентлык мәгълүматлары буенча, өйрәнү очышлары бортта хәрби корал комплектларсыз гына башкарылган. Самолет экипажы һәлак булган.
Якынча фаразлар буенча, Су-30 очкычының һәлакәткә тару сәбәбе техник төзексезлек булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» яза.