Татарстанда электрокар хуҗаларын биш елга транспорт салымыннан азат итәргә мөмкиннәр
2024 елның 1 гыйнварыннан электр автотранспортына ия татарстанлыларны биш елга транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Аннары аларга тагын ике елга 50 процентлы ташлама биреләчәк, диелә Татарстан Дәүләт Советы сайтындагы закон проектында.
Чара электрокарларга сорауны арттыру һәм республикада заряд инфраструктурасын үстерүгә ярдәм өчен тәкъдим ителә.
«Әлеге чара такси, каршеринг, гомуми файдаланудагы пассажир транспорты автомобиль паркы хуҗаларының экологик ягулык төренә күчүдә активлыкларын арттыруга юнәлдереләчәк, ул исә төбәктә экологик хәлне яхшыртуга ярдәм итәчәк, шулай ук өстәмә рәвештә автотранспорт предприятиеләре чыгымнарын киметәчәк», — дип билгеләп үтелә документка аңлатма язуында.
1 гыйнварга Татарстанда 299 электр автомобиле теркәлгән. Шулай итеп, документны кабул итү республика бюджетына 2,8 млн сумнан артыкка төшәчәк.
Әгәр әлеге проект кабул ителсә, «транспорт салымы турында»гы Татарстан Республикасы Законының 6 маддәсенә үзгәрешләр кертеләчәк.
Закон проекты авторлары билгеләп үткәнчә, Россиянең 35 төбәгендә электрокар хуҗалары өчен мондый ташламалар бирелә икән инде. Тагын берничәсендә мондый автомобильләр өчен максималь куәт күрсәтелгән.
«Закон проектына карата Татарстан Республикасы Рәисенең уңай бәяләмәсе бар», — дип билгеләп үтелә текстта.