Рөстәм Миңнеханов Будапештта Виктор Орбан белән очрашты
![Рөстәм Миңнеханов Будапештта Виктор Орбан белән очрашты](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/8/20/2e8027c8dfe6998742694a3b169b15a5.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты. Ул аңа җылы кабул иткәне өчен рәхмәт әйтте һәм ике яклы хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы булуын искәртте.
«Татарстан һәм Венгрия арасындагы хезмәттәшлек Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында үсеш кичерә. Дөньядагы вазгыятькә дә карамастан, безнең мөнәсәбәтләр барыбер тотрыклы һәм дусларча булып кала», - диде Миңнеханов.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
2022 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан һәм Венгрия арасындагы товар әйләнеше ике тапкырдан күбрәккә арткан һәм 1 миллиард доллар тирәсе тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
«Татарстаннан килгән кадерле дуслар, безнең җиргә аяк басканыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәбез. Безнең өчен бу - зур мәртәбә. Бездә иртәгә милли бәйрәм була, без аны дусларыбыз белән билгеләп үтәргә яратабыз», - диде очрашуда Виктор Орбан.
Ул шулай ук 8 ел элек – 2015 елның августында Татарстанга килүен искә төшерде.
«Казанда безгә карата күрсәтелгән кунакчыллыкны беркайчан да онытмаячакбыз», - дип искәртте Венгрия Премьер-министры.