Казанда IX «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессиональ фестивале узачак
29 августта Казанда IX «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессиональ фестивале узачак. Бәйрәм Казан Кремлендә Туганнар корпусы һәм «Манеж» күргәзмәләр залы арасындагы мәйданчыкта 14.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда яшәүче халыклар фестивале бер үк вакытта ике форматта үтәчәк: офлайн – Казан Кремле территориясендә һәм онлайн – Татарстан Халыклар дуслыгы йортының ВКонтакте социаль челтәрендәге аккаунтында (https://vk.com/video-45082486_456240213).
Төп сәхнәдә республиканың төрле муниципаль районнарында яшәүче халыкларны тәкъдим итүче иҗат коллективлары һәм башкаручылар концерты була. Моннан тыш, сәхнәдә Башкортстан һәм Бурятиядән килгән кунаклар да чыгыш ясаячак. Гомумән алганда, сәхнәдә Татарстанда яшәүче ике дистәгә якын халыкның җыр һәм бию мәдәнияте тәкъдим ителәчәк.
Фестивальнең махсус кунагы һәм хедлайнеры – Уфаның «Zainetdin» этно-шоу проекты.
Фестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан бер-берсен баету, күпмилләтле мәдәният, шул исәптән милли киемнәрне саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан халыклары Ассамблеясы, Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы оештыра.