Азнакайның Күктәкә авылында яшәүче 90 яшьлек әби хәрбиләргә токмач кисүдә катнашкан
Азнакай районында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Әлеге изге эшкә Күктәкә авылында яшәүчеләр кушылып, хәрбиләргә токмач кисте. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
«Күктәкә авылы халкы элек-электән үзенең бердәмлеге, уңганлыгы белән дан тоткан. Бу бүгенге көндә дә шулай. Изге эшкә без беренче көннәрдән үк кушылдык: авылдашларыбыз бердәм булып акча да җыйды, йон оекбашлар да бәйләделәр, гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш керттеләр. Токмач кисү турында хәбәр биргәч, авыл клубына яшьләр дә, өлкәннәр дә килде. 130 йомыркага камыр басып, токмач кистек», – диде Мәдәният йорты җитәкчесе Разания Вәлиева.
Өйдә әзерләп китерүчеләр дә булган. Бу эштә 90 яшьлек Мөнҗия апа да читтә калмаган.