Модельер Ләйсән Хаҗиеваның өр-яңа коллекциясе “Модалы индустрия фестивалендә” катнашты
Модельер Ләйсән Хаҗиева өр-яңа коллекциясе белән “Модалы индустрия фестивалендә” катнашты. Әлеге коллекция натураль тукымалардан гына эшләнгән.
«Әлеге коллекция милли стильдә түгел. Мине гадәттә татар костюмнары модельеры буларак яхшы беләләр. Ләкин иҗат белән шөгыльләнүче кешеләргә һәрвакыт эзләнү, ниндидер яңалык булдыру хас. Шуңа мин дә үзем өчен традицион булмаган вариантта коллекция булдырырга уйладым. Бүген күпчелек кеше сыйфатлы кием турында уйлана. Шуңа да натураль тукымалар сайларга уйладым” – диде ул «Татар-информ»га.
Исегезгә төшерәбез, Ләйсән Хаҗиева иҗат иткән костюмнарны татар эстрада йолдызлары яратып кия. Алар арасында: Фирдүс Тямаев, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар.
Ләйсән Хаҗиева тиздән өр-яңа форматтагы кичә әзерләвен дә хәбәр итте. “Ул турыда якын арада хәбәр итәрмен!”, – диде ул.