Саклану министрының кызы Ксения Шойгу Татарстанда Триатлон үзәге төзергә планлаштыра
Татарстанда Триатлон үзәге барлыкка килергә мөмкин. Аны төзү планнары турында РФ Саклану министрлыгы җитәкчесенең кызы, Россия Триатлон федерациясе президенты Ксения Шойгу белдерде.
Аның сүзләренчә, белгечләр быел ук булачак спорт объектын проектлауга керешәчәк.
«Төп максат — сезон буе әзерләнү өчен зур триатлон үзәге проектын гамәлгә ашыра башлау. Берничә вариант белән беррәттән төп локацияләр - Краснодар крае һәм Татарстан», - диде Ксения Шойгу ТАССка биргән интервьюсында.
Әлегә булачак үзәкнең урнашу урыны төгәл сайлап алынмаган, проект буенча фикер алышу дәвам итә, дип өстәде ул.
Искәртик, июньдә Ксения Шойгу Татарстанга триатлетлар әзерләү өчен федераль база төзүгә локацияне тикшерү өчен килде. Ул Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов белән проектны гамәлгә ашыру вариантлары турында фикер алышкан.