Иртәгә 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар
25 августта Казанның 1 Май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрәсиме була. Чарада күренекле дәүләт эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре катнаша.
ТР Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, искә алу чарасы 12.00дә башлана. Барыгызны да әлеге чарада көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.