Казанның Идел буе районында авиамодель килеп төшкән
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, бүген Казанда авиамодель килеп төшкән.
Якынча мәгълүматлар буенча, ул Иске Горки тирәсендә җиргә килеп төшкән.
Бу мәгълүматны җиткергән шаһитлар аны дрон дип уйлаган.
Урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләре юл тоткан.
Хәзерге вакытта авиамодель төшүе билгеле. Детальләр ачыклана.