Казандагы сайлап алу пункты башлыгы контрактчының окладын формалаштыру хакында сөйләде
Хәрби хезмәткәрнең оклады ул биләгән хәрби вазифага, хәрби дәрәҗәсенә, хезмәт итү елларына һәм өстәмәләргә бәйле. Контракт буенча хезмәткә сайлап алуның Казандагы пункты башлыгы Евгений Токмаков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Әйтик, машина йөртү буенча өстәмә вазифасы булган өчен яки яшерен мәгълүматка ия кеше буларак каралган өстәмәләр. Ике төп оклад бар – хәрби вазифа буенча һәм хәрби дәрәҗә буенча, шулардан акчалата түләүнең минималь күләме формалаштырыла. Боларны исәпкә алганнан соң исемлекне өстәмәләр дәвам итә», - диде ул.
Токмаков шулай ук дәүләт бүләкләре тапшырылган очракта окладның күләме зуррак булырга мөмкин икәнлеген дә искәртте.
РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләү турында тагын да тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.