Ленинград өлкәсендә «Изге юл» татар җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев юбилеена чакыралар
23 августта Ленинград өлкәсенең Тосно районы Ушаки ял һәм халык иҗаты үзәгендә Ушаки ял һәм халык иҗаты үзәгенең элеккеге директоры Иниятулла Кутуевның юбилеена багышланган иҗат кичәсе була.
Ул – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ленинград өлкәсенең Тосно районы «Изге юл» татар җәмгыяте рәисе, Тосно Сабан туен оештыручы. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы хәбәр итә.
Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана.
Кичәгә керү – ирекле.
Адресы: Тосно районы, Ушаки бистәсе, 20 (элеккеге Ушаки совхозы).