Татарстанның Лаеш районында логистик комплекс төзелеше башланды
Быел DoorHan халыкара концерны Татарстан Республикасының Лаеш районы территориясендә 500 000 квадрат метрдан артык мәйданлы логистик комплекс төзи башлады. Бу хакта «Кама ягы» хәбәр итә.
Столбище авылында урнашкан логистик технопарк йөкләү-бушату процессын саклауны һәм өзлексез эшләүне тәэмин итәчәк. 120 гектар мәйданда DoorHan халыкара концерны 500 мең квадрат метр мәйданлы склад комплексы төзүне планлаштыра. Проект буенча, логопаркта 10 корпус булачак, аларның һәрберсенең мәйданы 50-55 мең кв.м.
Логистик комплекс йөкләр ташу белән бәйле зур диапазондагы хезмәтләрне күрсәтәчәк, бу товар агымнарын оптимальләштерергә һәм аларны ташу һәм саклау чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Логистик комплексны төзү буенча эшләр берничә этапта барачак. Хәзерге вакытта технопарк составына керүче беренче объектны булдыруның башлангыч циклы бара — корпусның гомуми мәйданы 54 000 кв.м.
Тиздән бу корылманың нигезе булачак металл каркас төзү планлаштырыла. Әлеге бинаны төзелешен 2024 елның 4 кварталында тәмамларга планлаштыралар.