Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләргә томанда сак булырга куша
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрне Татарстан юлларының аерым өлешләрендә томан төшәргә мөмкинлеге турында кисәтә.
Ведомствода искә төшергәнчә, томан шартларында хәрәкәт иткәндә трассада алдагы объектка кадәрге ара чынбарлыкка караганда ераграк булып күренергә мөмкин, шуңа күрә автомобиль хуҗаларына һәм җәяүлеләргә аеруча уяу һәм сак булырга кирәк.
Машина йөртүчеләргә тизлекне арттыру киңәш ителми, алдагы техника белән һәм ян яктагы аралыкны сакларга, үзләре һәм пассажирлар өчен куркынычсызлык каешларын онытмаска, ә балаларны автокреслода йөртергә кирәк.
Җәяүлеләргә томан вакытында торак пунктлардан читтә булганда, яктылык кайтаручы элементлары булган кием кияргә киңәш ителә.