КАМАЗның беренче җитәкчесе Васильевны Троекуровск зиратына җирләячәкләр
КАМАЗның беренче генераль директоры Лев Васильевны 24 август көнне Мәскәүнең Троекуровск зиратына җирләячәкләр. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге үзенең телеграмм-каналында хәбәр итте.
Хушлашу тантанасы башкаланың Рябиновая урамы, 24 төзелешенең хушлашу залында көндезге сәгать 11дә башлана.
Автогигантка нигез салучы шәхеснең вафаты турында кичә билгеле булды. Җирләү Мәскәүдә узачагы турында Чаллы мэриясеннән җиткерделәр. Автоградта матәм митингы узды, КАМАЗ гендирекциясе бинасы янында урнаштырылган Лев Васильев бюстына чәчәкләр салынды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лев Борисовичның тормыш иптәшенең кайгысын уртаклашты.