Татарстанның Тукай районында тимер юл буенда коры үлән яна
Бүген 12.05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Татарстанның Тукай районы тимер юл буенда коры үлән януы турында хәбәр килә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике янгын чыккан урын ачыкланган. Берсе 150 квадрат метр мәйданда, таралу куркынычы юк. Икенчесенең мәйданы 300 квадрат метр.
Хәзер янгын урынында ике автоцистерна эшли.
Социаль челтәрләрдә янгын урыныннан видео чыкты. Шаһитлар хәбәр итүенчә, Түбән Камадан Бикләнгә кадәрге тимер юл буенда кипкән үлән яна.