Түбән Новгород татарлары «Дуслык матчы» милләтара шахмат турнирында катнашты
Түбән Новгородтагы Халыклар бердәмлеге йортында «Дуслык матчы» милләтара шахмат турниры узды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Интеллектуаль ярышта төрле илләрдән килгән, төрле милләттәге – руслар, татарлар, азәрбайҗаннар, таҗиклар, дагыстанлылар, әрмәннәр, чувашлар, белоруслар, кытайлар – катнаша. Шулай ук Халыклар бердәмлеге йорты җыелма командасы да чыгыш ясый.
Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясеннән турнирда дүрт кешедән – яшь активистлар Мансур, Тимур, Карина, Тимофей – торган команда катнаша.
«Аларның үзләренә һәм әти-әниләренә битараф булмаган, актив балалар тәрбияләп үстергәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәбез», - диелә хәбәрдә.