Зәйдә йөздән артык бала «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр алды
![Зәйдә йөздән артык бала «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр алды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/8/27/a312663e8ef20138e11348be851a72d9.jpg)
Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үтте. Аның кысаларында 103 бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфель алды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Хәйрия чарасында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр буенча идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, эре предприятие җитәкчеләре, район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, төрле мәктәпләрдән балалар, укытучылар, әти-әниләр катнашгты.
«Республика җитәкчелеге башлангычы белән унбиш ел дәвамында Татарстанда социаль ярдәм кирәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен төрле ярдәм чаралары оештырыла. Безнең районда да бу күркәм традиция яшәп килә. Аеруча беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә хәстәрләүгә зур игътибар бирәбез. Безнең теләк барлык балалар да белем йортларына тулы әзерлек белән, шатланып килсен, тулы белем алсыннар. Барыгызны да якынлашып килүче яңа уку елы белән», — диде Разиф Кәримов.
Быел Зәй районы мәктәпләре бусагасын тәүге кабат 530 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. Балаларга бүләкләрне район җитәкчеләре, эре предприятие вәкилләре тапшырды.