Бишкекның Җәмигъ мәчете территориясендә Кыргызстан Диния нәзарәтенең яңа бинасын ачылды
27 августта Бишкек шәһәренең Җәмигъ мәчете территориясендә Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа бинасын ачу тантанасы булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Россия мөселманнарын РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов тәкъдим итте. Үз чыгышында ул яңа бина ачылу уңаеннан Кыргызстанның Баш мөфтие Замир-кары Ракиевка һәм тугандаш дәүләтнең барлык мөселманнарына мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламләү һәм котлау сүзләрен тапшырды.
Казахстанның Баш мөфтие Наурызбай Таган улы Отпенов, Үзбәкстанның Баш мөфтие Нуриддин Холикназаров, күпсанлы руханилар һәм Кыргызстанның дәүләт эшлеклеләре тантананың мактаулы кунаклары булды.