Казанда җиңел автомобиль тукталышта хатын-кызны бәрдергән, зыян күрүче - хастаханәдә
Кичә Казанда KIA автомобиле «Колхоз базары» тукталышы янында тротуарда басып торган 50 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә 16.30 сәгатьтә булган. KIA автомобилендә Габдулла Тукай урамы буйлап хәрәкәт иткән 58 яшьлек хатын-кыз, тизлеген арттырып, тротуарда басып торган 50 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Шуннан соң янәшәдәге бинага килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.