Россия югары уку йортлары программаларына кытай телен кертә башлаячаклар
Россиянең кайбер югары уку йортлары программаларына кытай телен кертә башлаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Президентының фән һәм мәгариф буенча ярдәмчесе Андрей Фурсенкога сылтама белән хәбәр итә.
Бу тикшеренүчеләр әзерли торган белем бирү учреждениеләренә кагылачак, чөнки кытай теле фәндә дөнья күләмендәге телләрнең берсенә әверелеп бара. Хәзерге вакытта барлык фәнни әдәбиятның 30 проценты шул телдә нәшер ителә.
«Фәнни трендта калырга телибезме? Әйдәгез, алга таба хәрәкәт итик, - дип белдерде ул. – Көчләү булмаячак, инандырачакбыз гына, әмма көндәшлеккә сәләтле булырга телибез икән, без шушы юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез».
Шуңа да карамастан, Фурсенко билгеләп үткәнчә, рус теле галимнәр арасындагы аралашуда үз позициясен югалтмаска тиеш.