Татарстанда яңа атна көчле җил һәм яңгыр белән башланачак
Дүшәмбе, 28 августта, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр ява. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Синоптиклар көчле җил турында кисәтә. Төнлә һава температурасы 4-9 градус тәшкил итәчәк, ә көндез 9-14 градуска кадәр күтәреләчәк.