Камал театры бинасында музыкаль-драма театры ачылырга мөмкин
Камал театры бинасында музыкаль-драма театры ачылырга мөмкин. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов җәмәгатьчелек белән киңәшеп бу мәсьәләне өйрәнергә йөкләмә биргән.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Əюпова бу хакта журналистлар белән очрашуда әйтте. «Без бу театр өчен өлгереп җиттек. Безнең әсәрләребез дә бар», – диде ул.