РКБның элеккеге баш табибы Рөстәм Гайфуллин белән хушлашу урыны билгеле булды
Республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табиб Рөстәм Гайфуллин белән хушлашу 30 августта була. Бу хакта мәгълүмат Республика клиник хастаханәсенең Телеграм-каналында чыкты.
«Хөрмәтле хезмәттәшләр, баш табиб Рөстәм Фәизович белән хушлашу мәрасиме 30 августта Бутлеров урамы, 36 йорт адресы буенча Казан дәүләт медицина академиясендә 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр булачак», диелгән хәбәрдә.
Республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табибы Рөстәм Гайфуллин 25 августта ял иткәндә кан китү сәбәпле вафат булды.
Гайфуллинның медицинадагы юлы 1989 елда башлана, ул Казан медицина институтын «дәвалау эше» белгечлеге, аннары хирургия буенча интернатураны тәмамлый, бераз вакыттан соң сәламәтлек саклауны оештыру буенча яңадан әзерлек уза.
Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев хәбәр иткәнчә, Рөстәм Гайфуллин үзенең һөнәри тормышының күп өлешен Республика клиник хастаханәсенә багышлый, ул биредә 25 ел эшли.