Чаллыда «Лада» шоферы өлкән яшьтәге ир-атны бәрдерә, зыян күрүче хастаханәгә озатылган
Чаллының Мәскәү проспектында «Лада» шоферы өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллы дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
18 яшьлек егет 87 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, җәяүле юлны тиешсез урыннан чыккан.
Нәтиҗәдә, җәяүле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә.
Һәлакәттә катнашучыларның гаеплелек дәрәҗәсе тикшерү барышында ачыкланачак.