Катар ислам банкингы системасын кертү тәҗрибәсен Татарстан белән уртаклашырга әзер
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе шәех Әхмәд бин Нассер бин Джассим Аль-Тани белән очрашты. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Катар – Якын Көнчыгыш төбәгендә Россиянең мөһим һәм ышанычлы партнеры. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Катар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша», – диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда. Ул республика һәм әлеге ил арасында багланышларны үстерүгә шәхси игътибары өчен Катар Әмиренә сәламләү сүзләре тапшырырга үтенде.
Шәех Әхмәд бин Нассер бин Джассим Аль-Тани Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм чараларына чакырган өчен рәхмәт әйтте һәм Катар Әмиреннән сәламләү сүзләре җиткерде.
Илче искәрткәнчә, Катар ислам банкингы системасын кертү тәҗрибәсен Татарстан белән уртаклашырга әзер.