Миңнеханов: Бәһрәйн белән элемтәләрне сәүдә-икътисад өлкәсендә активлаштырырга кирәк
Россия Бәһрәйн белән үзара хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов корольлекнең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры Мөхәммәд бән Мөбәрәк бен Даина белән очрашуда әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Безнең илләр җитәкчеләрен халыкара һәм төбәк проблемаларының киң даирәсе буенча охшаш позицияләре, шулай ук конфликтлы хәлләрне җайга салу һәм янауларга каршы тору омтылышы якынайта», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, республика шулай ук үз дәрәҗәсендә ике ил мөнәсәбәтләре кысаларында Бәһрәйн белән хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш кертергә омтыла.
«Без аның Бәһрәйн Короле Хамад бән Иса Аль Халифның Татарстанга карата даими игътибарын тоябыз һәм аңа чын күңелдән рәхмәтле», - диде Татарстан Рәисе.
Ул сәүдә-икътисади өлкәдә Татарстан белән Бәһрәйн арасындагы элемтәләрне активлаштырырга кирәклеген белдерде һәм республика - Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан үскән, иң борынгы нефть чыгаручы төбәкләренең берсе, дип билгеләп үтте.
«Татарстан - машина төзелеше республикасы. Без автомобильләр, самолетлар, корабльләр, башка машина төзелеше продукциясен җитештерәбез. Ярты сәнәгать товары экспортка бара, - дип санап үтте Миңнеханов. - Шулай ук без - авыл хуҗалыгы продукциясен иң эре җитештерүчеләрнең берсе. Шулай булгач, хезмәттәшлек өчен юнәлешләр бездә бик күп».
Корольлекнең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Бәһрәйн делегациясенең форумдагы эше турында сөйләде. «Без бу күргәзмә Татарстан компанияләре белән эшли башлау өчен уникаль мөмкинлек бирә, дип саныйбыз. Без Татарстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез», - дип йомгаклады ул.