Бүген Татарстанда томан һәм +25 градуска кадәр җылылык көтелә
3 сентябрьдә Татарстанда җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар төнлә һәм иртә белән томан турында кисәтә. Көндез алмашучан болытлы һава, вакыты белән 12 м/с кадәр җил булачак.
Төнлә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итәчәк, ә көндез 20-25 градуска кадәр җылыначак.