Әлмәттә плоггинг ярышы була
8 сентябрьдә 17: 30 сәгатьтә Әлмәттә плоггинг узачак, анда теләгән һәркем шәһәрне чистартуга өлеш кертә. Плоггинг - чүп җыя-җыя билгеле бер дистанциягә йөгерү. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Чарада катнашырга теләүчеләргә Бигәш урамы, 48 йорт адресы буенча йорт янындагы мәйданчыкка (баннерлар һәм күпер янында) җыелырга киңәш итәләр. Оештыручылар чарага иртәрәк килергә киңәш итә. Плоггингка өлкәннәр генә түгел, балалар да чакырыла.
«Татнефть» ААҖнең «Энергия добра» социаль инициативалар конкурсында җиңү нәтиҗәсендә «Спорт — экологик» проектын тормышка ашыру мөмкин булды, аның төп бурычы - «Плоггинг» стилендә йөгерү буенча ярышлар оештыру һәм үткәрү.