Аксубай районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Аксубай районы Емелькино авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу объект беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү проекты кысаларында төзелгән. ФАП төзелеше «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча финансланган. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Тантаналы ачылышта кунакларны милли костюмнарда ипи-тоз, чәкчәк, чуваш халык җырлары белән каршы алдылар.
«Бездә барлык социаль программалар эшли, объектлар төзелә, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә. Без моның белән генә тукталмаячакбыз, алга таба үз бистәбезне һәм үз районыбызны ямьләндерәчәкбез. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет телим!», – диде район башлыгы Камил Гыйльманов.
Җыелучыларны «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов һәм Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова җылы сәламләделәр.
Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты барлык заманча таләпләр буенча төзелгән һәм барлык кирәкле җиһазлар белән комплектланган.
Заманча бинада халыкны кабул итү, медицина персоналы эше өчен уңайлы шартлар тудырылган. Биредә ике торак пунктта яшәүчеләр медицина ярдәме алачак. Яңа сәламәтлек саклау объекты халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.