Чаллы санитар табибы гриппка каршы вакцинация темпларын тизләтергә чакырды
Чаллыга гриппка каршы 85,3 мең дозадан артык вакцина кайткан. Шәһәрдә 7 меңнән артык кешегә прививка ясалган инде, шуларның 1 меңнән артыгы — балалар. Автошәһәрнең санитар баш табибы Илгизәр Бариев мэриядәге аппарат киңәшмәсендә вакцинациянең акрын темпларда баруын искәртеп узды.
«Хәзер шәһәр халкының максималь санын прививкалау өчен иң уңайлы сезон башланды. Кызганыч, 4 сентябрьгә бары 7320 кеше прививка ясаткан, шуларның 1203е — балалар, - диде ул. - Без Мәскәүдә эшнең актив алып барылуын, Казанда күчмә прививка бригадаларының җәелдерелүен күрәбез. Мин әлеге эшне Чаллы хастаханәләрендә активлаштырырга тәкъдим итәм».
Бариев гриппның җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин булган авыру булуын искәртте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бариевка шәһәр җәмәгатьчелегенә прививка кампаниясе турында хәбәр итәргә куша. «Прививка процессын оештыру һәм гриппның җитди авыру булуы турында аңлаешлы рәвештә сөйләүне үтенәм», — дип йөкләде ул.