Татарстанда хирурглар яңа туган баладан бер килограммлы шеш алган
Республика балалар клиник хастаханәсендә табиблар яңа туган баладан килограммлы шеш алганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Баланың үсеш кимчелеге ул ана карынында булганда, йөклелекнең икенче триместрында ачыкланган. УЗИда табиблар тератоманы күргәннәр - ул эмбриональ-күзәнәкле шеш, күп очракта ул яман шеш булмый.
Фото: © Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте
Табиблар тулаем перинаталь консилиум җыйган, алар бала сәламәтлеге өчен көрәшергә карар кылганнар.
«Тератома ул вакытта инде зур иде, шуңа күрә пациентны Екатеринбургка ана карынында операция ясау өчен җибәрделәр, анда шешнең кан белән тәэмин ителешен киметү һәм үсешен акрынайту өчен кан тамырларын яндырдылар», – дип сөйләделәр Республика балалар клиник хастаханәсендә.
Операциядән соң хатын-кыз Республика клиник хастаханәсендә акушер-гинекологларның даими күзәтүендә була.
Сабый тугач ук аны балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә алып киләләр һәм аңа ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Катлаулы операция уңышлы үтә, аны хирурглар Андрей Подшивалин һәм Григорий Чигвинцев үткәрә, шешне тулысынча алып ташларга мөмкин була.