Прокуратура Чаллы социаль приютында бала кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерә
Социаль челтәрләрдә яшүсмерләр төркеменең бер баланы кыйнавын күрсәтүче видео урнаштырылган.
Автор мәгълүматларына караганда, гадәттән тыш хәл «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булган.
Чаллы прокурорына әлеге хәл турында мәгълүматны тикшерергә, хокук бозулар ачыкланса, аңа тиешле чаралар күрергә кушылган.