Татарстанда баланы кыйнаган видеодан соң ваемсызлык турында җинаять эше кузгатылган
РФ Тикшерү комитеты рәисе Татарстанда бер социаль приютта баланы кыйнау турындагы мәгълүматтан соң эшне тикшерү турында хәбәр итәргә кушты. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Яшүсмерләр бер малайны кыйнаганнан соң ваемсызлык турында җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, приют җитәкчелеге балалар шул рәвешле уйнаган дип саный.
Тикшерүчеләр малайның тән җәрәхәтләре алуының сәбәпләрен ачыкларга, шулай ук учреждениедәге вазифаи затларның гамәлләренә бәя бирергә ниятли.