Рөстәм Миңнеханов Киров дамбасы буйлап суда ял итү зонасы ясау планын төзергә кушты
Казанда суда ял итү зонасы булган яңа иҗтимагый киңлек ачарга планлаштыралар. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин яңа мәйданчык җиһазландырырга планлаштырылган Киров дамбасы буендагы территориядә булды.
ТР җитәкчесе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, хәзер дамба буенда инфраструктура юк. Төзекләндерү кысаларында белгечләр мәйданчыкның суга якынлыгын файдаланырга һәм монда су ялы өчен объектлар урнаштырырга планлаштыралар.
Татарстан Рәисе бу территорияне үстерү буенча мастер-план эшләргә кушты. Ул Кремль зонасының барлык шартларын, ял итү инфраструктурасын, шулай ук шәһәр халкы өчен уңайлылыкны исәпкә алырга тиеш. Бу эш ТР шәһәрләрен үстерү институтына, ТР киңлекләрен планлаштыру институтына һәм Казан мэриясенә йөкләнгән.
«Иң мөһиме — кешеләр. Аларга уңайлы булырга тиеш. Машина белән килсәң,парковка булсын. Таксига утырып килсәң – төшәр урын», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.