Миңнеханов Чаллының өстенлекле үсеш территориясенә 2 яңа резидент килүне хуплады
Спорт техникасы һәм йөк машиналары өчен борт платформалары җитештерүчеләр «Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенең яңа резиденты булачак. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән Татарстанның Инвестицион советы утырышы «Альфа Моторс» ҖЧҖ һәм «БарсАвто» ҖЧҖ проектларын хуплады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Альфа Моторс» компаниясе актив ял һәм спорт өчен «Альфа» техника җитештерү заводын төзү проектын тәкъдим итте. Ул электрлы кар машиналары, юлсыз җирдән җилдерүче байклар (мотоцикллар), спорт автомобильләре, балалар баггилары һәм башка техника җитештерәчәк, дип планлаштырыла.
Үз чиратында «БарсАвто» йөк машиналары өчен борт платформалары җитештерү идеясен тәкъдим итте. Аларны МАЗ, «Урал», Hawo, SITRAK, Izuz, DONGFENG, JAC һәм КамАЗ кебек машиналар өчен кулланырга мөмкин булачак.
Тәкъдимнәр тормышка ашырылган очракта, йөк автотранспорты җитештерүчеләре эшчәнлекләрен локальләштерә, чит илдән керә торган комплектлаучы детальләрнең өлешен киметә һәм чит илләр чишелешеннән файдалану куркынычын киметә алачак, дип фаразлана.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казансу ярында 29 млрд сумга күпфункцияле комплекс төзеләчәк, ә Әлмәттә 12,7 млрд сумга киноконцерт залы барлыкка киләчәк.