Миңнеханов Татарстан һәм Кытай арасында хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләрен атады
Татарстан һәм Кытайга сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, уртак предприятиеләр төзү, шулай ук логистика өлкәсендә эшләү зарур. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «РОСТКИ» форумында белдерде.
«Ике дәүләт — Россия һәм Кытай башлыкларының шәхси тырышлыгы белән төбәкара һәм муниципальара дәрәҗәдә максималь рәвештә актив хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бар»,— диде республика җитәкчесе «Тугандаш шәһәрләр һәм горизонтларны киңәйтү: уңышлы тәҗрибә һәм яңа максатлар» сессиясендә.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Чара иң яхшы эшчәнлек белән алмашу өчен бер мәйданчыкта бөтен дөнья җирле хакимият вәкилләрен җыйды. Ул Тугандаш шәһәрләрнең бөтендөнья көнен оештыруның 60 еллыгына багышлана һәм тугандаш шәһәрләр дәрәҗәсендә диалог һәм хезмәттәшлекне үстерүгә хезмәт итә, дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, шәһәрләр белән нәтиҗәле идарә итү, ачыклык, иминлек, экологик тотрыклылык һәм башка күп кенә мәсьәләләр муниципаль ара хезмәттәшлекне үстерүдә зур кызыксыну уята.
«Казан элек-электән Көнбатыш белән Көнчыгыш, Төньяк һәм Көньяк арасында мөһим бәйләүче звено булып тора. Без дөньяның күп кенә мәдәниятләре традицияләрен саклыйбыз, яхшы күршелек, төрле халык һәм дин вәкилләренең үзара аңлашу принципларын ныгытырга һәм үстерергә омтылабыз», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул, Казан уңышлы үсеш ала, күп кенә рейтингларда алдынгы урында бара, зур чаралар үткәрү өчен мәйданчык булып тора, дип өстәде.
Татарстан башкаласының 23 илдә 62 тугандаш шәһәре һәм партнеры бар, алар арасында —Кытайның да алты шәһәре. «Безнең башка муниципаль берәмлекләр арасында күп кенә килешүләр төзелде», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
«Россия – Кытай» беренче зур халыкара форум Татарстанда 7-8 сентябрь көннәрендә уза.