Казанның Авиатөзелеш районында җиңел машина мотоциклчыны бәрдереп үтергән
Кичә Казанның Беломорская урамында мотоциклчы катнашында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Казан дәүләт автоинспекциясе
Беренчел мәгълүматлар буенча, 34 яшьлек Hyundai автомобиле йөртүчесе сул якка борылганда 32 яшьлек ир-ат идарә иткән Suzuki мотоциклына бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоциклчы хастаханәдә вафат була.
Фото: © Казан дәүләт автоинспекциясе