«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе театр сезонын Чехов хикәяләре белән ача
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе театр сезонын Чехов хикәяләре буенча «Хамелеоны» спектакле белән ача.
«20 сентябрьдә «Химиклар» мәдәният сараенда А.П. Чеховның «Хамелеон», «Толстый и тонкий», «Драма» һәм «Дипломат» хикәяләре буенча куелган «Хамелеоны» спектакле премьерасы була. Башлана - 19.00 сәгатьтә», – дип хәбәр итә арт-резиденциянең матбугат хезмәте.
Спектакльне «Созвездие-Йолдызлык» театрының баш режиссеры Александр Туманов һәм театрның сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов сәхнәләштергән. Спектакль буффонада элементлары белән сатирик комедия жанрында куелган.
Бер-берсенә бәйле булмаган дүрт хикәя вакыйгалар барган урын – вокзал алды мәйданы һәм Чехов хатларыннан өзекләр белән берләштерелгән. Спектакльдә персонажларның бәхет һәм файда эзләп шартларга яраклашырга тырышуы күрсәтелә.
Спектакльгә билетларны Пушкин картасы белән алырга мөмкин.