Флера Сөләйманованың вафаты сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашу белдерде
Бүген 84 яшендә Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова вафат булды. Эчкерсезлек һәм тирән мәгънә бирә белүе аның башкаруында күп җырларны татар эстрадасы алтын фондының мирасы итте. Бу хакта Татарстан җитәкчелегенең кайгы уртаклашу телеграммасында әйтелә.
Татарстанның халык артисты тамашачыга җырларыннан тыш, яраткан эшенә фидакарь хезмәт итү, зыялылык, мәрхәмәтлелек белән истә калачак.
Телеграмманы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчесе Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин имзалаган.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Флера Сөләйманова белән хушлашу иртәгә «Әл-Мәрҗани» мәчетендә узачак.