Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында спорт музеен ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында спорт музее ачылышында катнашты. Ул бу хакта Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Ак Барс Арена»да спорт музее ачылды! Биредә Татарстанда булган иң якты спорт мизгелләрен күрергә була», - дип язды республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, монда хәтта Спортның су төрләре сарае вышкасыннан «сикерергә» мөмкин. Ул музей киңлегенең фотоларын да куйган.
«Спорт музеена рәхим итегез!» - дип язган Татарстан Рәисе.
Җәй көне «Казан Арена» АҖ спорт музее өчен җиһазлар сатып алуга 36 млн сумнан артык акча бүлеп бирергә булды. Бу тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыккан иде.