Мари Эльда «Милли бизәк» семинарында татар халык уеннарын уйнаттылар
«Милләт хәзинәсе» грант чарасы кысаларында Марий Эл Республикасында татар мәдәнияте үзәге «Милли бизәк» семинар-парктикум үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
13 сентябрьдә семинар Морки бистәсендә узды. Семинарда Морки районының мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Татар халкының милли киемнәренең тарихы турында лекция булды. Хәситә, күкрәкчә, беләзек һәм брошка ясау буенча мастер-класслар, шулай ук татар һәм мари биюе буенча мастер-класслар үткәрелде.
Семинарда катнашучыларга халык традицияләрен һәм мари чигүен саклау турында Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Халык иҗаты һәм мәдәни-ял эшчәнлеге республика фәнни-методик үзәге» декоратив-гамәли иҗат бүлеге мөдире Наталия Загурская сөйләде. Мастер-класслар үткәрелгәннән соң, семинарда катнашучылар «Капкалы» һәм «Йөзек кашы» уеннарында катнашырга чакырылды.