Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бильярд буенча Дөнья кубогын уздыру идеясен хуплады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген рус бильярды тарихында иң титуллы бильярдчы Диана Миронова белән очрашты һәм аның белән республикада әлеге спорт төренең үсеш перспективалары турында сөйләште. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Сезне котлыйбыз. Уңышларыгыз белән бик горурланабыз», - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов 2023 елгы чемпионнар кубогы иясен, беренче һәм бердәнбер абсолют чемпионканы.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Әңгәмәдәшләр бильярд спортының Россия спортчылары хәзер дөнья чемпионатларында катнашкан спортның аз санлы төрләренең берсе булуына игътибар итте.
«Туган республикабызда Рәис кубогын үткәрергә телибез. Татарстан мондый дөнья беренчелеген лаеклы үткәрә алачагына ышанам», - дип тәкъдим итте бильярд спорты буенча атказанган спорт мастеры.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан Спорт министрлыгына мондый чемпионатны оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.